Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәйсә Әхмәтова сайты
رﯿﺱ ﺒﻧﺕ ﺷﺎﻣﻝ
Дөнья- йозак, ачкычы-белем
Биография

Мин, Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, 1975 нче елның 6 нчы мартында Татарстан җөмһүриятенең Киров өлкәсе белән чиктәш Кукмара районы Күкшел авылында туганмын. Авылымның матур болыннары, бай кырлары, җиләкле һәм мәтрүшкәле аланнары бала чагымда мине тибрәткән бишек булды. Сандугачлы тугайлары, тал-тирәкле елга буйлары шатлык-борчуларымны уртаклашты, серләремне саклады.

Чишмәләрнең татлы сулары шифалы иде. Саф чишмә суы белән әнием ясап биргән мәтрүшкә, җиләк төнәтмәләренең тәмен бүген дә тоям әле. Әйтерсең, Әнием үлән чәйләре белән үзенең назын, йөрәк җылысын өеп-өеп биргән. Күрәсең, моңа үзенең тәмле телен, киңәшен, фатихасын да өстәгән.

Әни фатихасы, ана теле минем белән гел янәшә булды!

Шулар ярдәмендә мин бай тарихлы Мәчкәрә авылында укыдым. Элек-электән килгән мәгърифәткә омтылыш һәм яхшы белем, тәрбия бирү традицияләрен үзенә туплаган Мәчкәрә урта мәктәбе миңа тормышта очраган һәр ишекне ачардай ачкыч бәйләме тоттырган. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, мин, ике дә уйламыйча, ана теле укытучысы булам дип, Казан Дәүләт педагогика институтына юл тоттым.

Ә инде кулыма югары белем дипломы алгач, язмыш мине Балтачка алып килде. Монда мин гаиләле булдым, ике балам туды, укытучы һөнәремнең чишмә башы да Балтачта бит. Остазлык хезмәтемне 1997 нче елдан гимназиядә башладым, бүген дә шушында яшь буынга белем һәм тәрбия бирәм.

Алҗыган чакларым бар,
Арыган мизгел була.
Әни генә булыйм мәллә,
Бәлки хуҗабикәдер димен.
Әмма күңел гел борчыла:
Ни сәбәп соң татарларга
Үз теле хаҗәт түгел?!
Милләт исән, телебез сау
Вә сәламәт булсын дип,
Мәтрүшкәдәй гади генә
Тел табибы мин бүген.